"Халкыбыз каһарманлыгы мәңгелек"

        Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң бер гасырга якын гомер үтсә дә бу сугыш безнең хәтерләрдән җуелмый. Чөнки безнең ил бу сугышта бик күп балаларын югалта, матур – матур шәһәрләре җимерелә. Шундый шәһәрләрнең берсе Сталинград шәһәре. 200 көн һәм төн барган бик каты сугышлардан соң безнең Совет Армиясе фашизмны җиңүгә ирешә. Бу көн 1943 елның 2 нче феврале була. Быел бу җиңүнең безнең ил 75 еллыгын билгеләп үтә. Шул уңайдан, без югары сыйныф укучылары өчен “Халкыбыз каһарманлыгы мәңгелек” дигән исемдә батырлык дәрес уздырдык. Дәрес барышында укучылар белән Бөек Ватан сугышы һәм илебезнең батырлары турында сөйләштек. Сталинград шәһәре өчен барган сугыш турында мәгълуматлар  туплаган электрон презентация карадык.  Без бу сугыш турында китаплардан укып, фильмнар карап кына күз алдына китерәбез. Шуңа күрә дә, дәрестә “Сталинград: 200 дней мужества и стойкости” дигән исемдә китап күргәзмәсе белән таныштырдык. Күргәзмәдә урын алган китапларда безнең гаскәрләрнең күрсәткән батырлыклары турында мәкаләләр, саннар һәм фактлар урын алган. Дошман никадәрле генә мәкерле булмасын безнең ил халкының туган илгә булган мәхәббәте аны җиңә. Шуңа күрә дә безнең ил бу сугышта җиңү яулый. Һәм бөтен дөньяга Совет гаскәренең көчле булуын исбат итә.