"Ак кәгазьгә төшә шигырь булып, Күңелемдәге хисләр, моңнарым"

         2018 елның гынвар аенда шагыйрә, бик күп популяр җырлар авторы Гөлшат Зәйнашеваның тууына 90 ел була. Шагыйрәне искә алу  уңаеннан безнең китапханәдә

 “Ак кәгазьгә төшә шигырь булып,

Күңелемдәге хисләр, моңнарым” дип исемләнгән әдәби калейдоскоп уздырылды.

          Очрашуда Гөлшат апа Зәйнашеваның иҗатына, тормыш юлына күзәтү ясадык. Аның шигырьләренә иҗат ителгән җырларны искә төшереп, җырладык.

            Гөлшат апа Зәйнашева йөзләгән җырлары белән халык арасында киң популярлык казанган шагыйрә. Туган җиргә мәхәббәт, Ватанга бирелгәнлек, халкыбыз язмышы турында кайгырту, намуслы хезмәткә өндәү, кешелек дөньясы кабул иткән югары әхлакка чакыру — аның җырларының төп сыйфатлары.

            Шагыйрә — егермедән артык китап авторы. 1988 елда аның "Илле җыр" исемле җыентыгы басылып чыкты. Татар җыр поэзиясендәге зур хезмәтләре өчен Г.Зәйнашева Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе белән бүләкләнгән бердәнбер хатын-кыз шагыйрә.