"Яңа ел маҗарасы"

        31 декабрь кичендә Яңа Кенәр мәдәният йортында “Яңа ел маҗарасы” дип исемләнгән театральләшкән бәйрәм тамашасы булды. Бу кичә авыл халкы һәм авылыбызга кунакка кайткан кардәшләребезгә бәйрәм күчтәнәче буларак уздырылды. Бәйрәм кичен китапханәчеләр һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре авылыбыз үзешчәннәре ярдәмендә сәхнәгә чыгардылар. Кичәне алып барды Убырлы Убыровна – китапханәче Гөлшат Нәбиева һәм Алып баручы – укытучы Алсу Самигуллина. Театральләшкән тамашада мәдәният йорты директоры Сирин Ахунҗанов, сәнгать җитәкчесе Ирек Ибатуллин һәм авылыбыз үзешчәннәре катнашты. Бәйрәм тамашасы үзешчәннәр һәм кайткан кунакларның матур җырлары, Ләйсән Хакимова җитәкчелегендәге бию коллективының матур биюләре белән үрелеп барылды. Бәйрәм барышында уздырылган күңелле уеннарда тамашачы бик теләп катнашты. Бәйрәм киче чын мәгънәсендә матур ял киченә әверелде. Авыл халкы һәм кайткан кунаклар бик канәгать калдылар.