"Бөек тарихчыбыз эзеннән"

         2018 елның 16 гыйнварында татар халкының мәшһүр галиме, тарихчы, дин реформаторы  Шиһабетдин Мәрҗәнинең тууына 200 ел була. Шул уңайдан, без 22 декабрь көнне “Бөек тарихчыбыз эзеннән” дип исемләнгән тарихи кичә уздырдык. Кичә барышында галимнең тормыш юлын барладык, аның эшчәнлегенә күз салдык. Зур галим, халкыбызның бөек улы турында без нәрсә беләбез дип сорау бирсәк, моңа җавап куандырырлык булмаячак. Чөнки аның иҗаты онытылып, тиешенчә өйрәнелми калган. Әмма аның бөеклеге, хезмәтләренең фән, мәгариф, иҗтимагый фикер тарихыбыздагы урынына вакытында ачык бәя бирелгән. Безнең китапханәдә Мәрҗәнинең бердәнбер “Мөстәфадел – әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” дигән китабы бар. Бер томлык бу китап – халкыбызның борынгы заманнардан алып 19 йөзнең икенче яртысына кадәр булган тарихын, мәдәният һәм иҗтимагый фикер тарихын өйрәнү өчен бүгенге көндә дә үзенең әһәмиятен югалтмаган кыйммәтле чыганак булып тора. Бу әсәрдә галим болгар – татарларның тарихи үткәнен, аларның күрше халыклар белән мөнәсәбәтен яктырта.

         2005 елда Мөнир Юсуповның татарстан китап нәшриятында дөнья күргән монографиясе Шиһабетдин Мәрҗәни иҗатын өйрәнүдә яңа этапның башлангычы булып тора. Шушы ике китап буенча без Шиһабетдин Мәрҗәни эзләрен барладык. Аның иҗатын азмы – күпме күз алдына китердек.

      Китапханәдә Шиһабетдин Мәрҗәнинең олуг юбилее уңаеннан “Мәшһүр галим һәм мәгърифәтче” дигән темага китап күргәзмәсе эшли башлады. Кичә барышында күргәзмәгә күзәтү ясалды.

         Тарихи кичәдә урта мәктәпнең югары сыйныф укучылар катнашты.