"Игелек кылыйк җиһанга"

         1 нче декабрьдән алып 10 декабрьгә кадәр Республикабызда инвалидлар декадасы билгеләп үтелә. Бу көнне мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә һәръяклап ярдәм акцияләре, төрле масса чаралар уздырыла.

         Ел саен бу декада да без дә актив катнашабыз. Безнең авылда “Мәрхәмәтлелек үзәге” эшли. Бу үзәктә мөмкинлекләре чикле булган кешеләр үзләренең сәламәтлеген ныгыталар. Үзәк ачылганнан бирле без күчмә китапханә хезмәтен алып барабыз. Һәр айда яңа дәваланучылар килгәч алар белән очрашып, төрле темаларга масса чаралар уздырабыз. Чираттагы очрашуыбыз, 4 декабрь көнне “Игелек кылыйк җиһанга”  дигән исем астында узды. Үзәктә ял итүчеләргә китапханә һәм аның эшчәнлеге белән таныштырдык. Китапханәгә килгән газет – журналларга күзәтү ясадык. Кайбер мәкаләләрне кычкырып укыдык. Очрашу ахырында  ял итүчеләрнең  сорауларына җаваплар бирдек.