“Наркотики – билет в один конец”

Ел саен 26 июнь көнне БМО Генераль Ассамблеясы карары белән  наркотикларны куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы Халыкара көрәш көне билгеләп үтелә. Бу дата 1987 елдан бирле уздырыла. Бу көнне яшүсмерләр һәм яшьләр белән бик күп төрле чаралар уздырыла.

         24 июнь көнне уздырылган түгәрәк өстәл артында сөйләшү дә шушы проблеманы үз эченә алды. Чарада катнашкан авыл яшьләре белән без иң беренче чиратта үз сәламәтлегеңне кайгыртып яшәргә кирәклеге турында әңгәмә кордык.  Начар гадәтләр, начар гамәлләр турында күпме генә сөйләнсә дә аз булмый. Түгәрәк өстәл артында сөйләшүдә төрле ситуацияләрне тикшереп, анализладык. Наркомания һәм наркотиклар турында видеоролик караганнан соң, нәтиҗә ясалды.

         Чара ахырында яшүсмерләргә яшьтәшләренең йогынтысы бик көчле булырга мөмкин дигән, һәр кешенең үз ышанулары һәм принциплары булырга, үзеңә чикләрне билгеләргә һәм башкаларга аларны бозарга юл куймаска, башка кешенең йогынтысына каршы торырга, үз фикереңне әйтергә һәм кабул ителми торган тәкъдимнән баш тарта белергә кирәк дигән фикерне аңнарында сеңдерергә тырыштык.