“Беречь Россию не устану”

         12 июньдә илебез мөһим дәүләт бәйрәмен - Россия көнен билгеләп үтә. Бу көн - милли бердәмлек, ирек, тынычлык һәм Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен җаваплылык тою символы булып тора.

         Бәйрәм уңаеннан интернат мәктәп каршында эшләп килүче мәктәп яны лагерында йөрүче укучылар белән шигъри кунакханә уздырылды. Чара барышында китапханәче бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, Россиягә куркыныч янаганда аны саклап калган бөек шәхесләре турында мәгълүмат бирде. Бөек илебез турында бик күп, матур шигырьләр иҗат ителгән. Кунакханә кысаларында без илебез турында язылган шигырьләрне укып, аларны анализладык. Һәм әлбәттә нинди генә чара уздырсак та, без илебездә барган бүгенге вазгыять, илебезгә янаган куркыныч турында сөйләшәбез, кичә барышында бу турыда да әңгәмә кордык.

         Мондый чаралар уздырып без, үсеп килүче яшь буында ватанпәрвәрлек, туган илебезгә, аның табигатенә сакчыл караш тәрбиялибез.