“Сабантуе борын – борынгыдан, Бил бирмәскә безне өйрәткән”

          Сабантуй барлык халыкның яраткан, көтеп алган бәйрәме. Шуңа да ул безнең көннәргә кадәр килеп җиткән һәм бүген дә яшәвен дәвам итә. Бары тик авыр сугыш елларында гына ул вакытлыча тукталып тора. Әмма, тынычлык урнашу белән, халык тагын да бәйрәм тантанасына ашыккан.
Дөрес, тормышта булган үзгәрешләр аны үзгәртмичә калмый: тормыш-көнкүрештә күренгән аермалыклар югалып, күп кенә уртаклыклар барлыкка килә. Мәсәлән, үткәрү көннәрендә – Сабантуйны язгы кыр эшләре тәмамлангач, печәнгә төшәр алдыннан, авыл халкына җәйге вакытта бераз ял бирү максатыннан, җәен үткәрү гадәткә керә.

         Ел саен авылыбызда зурлап милли бәйрәмне Сабантуен уздырабыз. Сабантуе бәйрәменә бер атна кала авылда һәр урамда матур итеп бәйге җыю оештырылды. Урамнарның актив өлкәннәре балалар белән бергәләп өй саен бүләк җыйдылар.

         Сабантуе мәйданын алдан матурлап бизибез. Уеннарда катнашканнар өчен истәлек бүләкләрен мәйдан кырыена матурлап тезәбез. Бәйрәм башланып киткәч иң элек алдынгы игенчеләрне һәм терлекчеләрне котлап, аларга бүләкләр бирелә. Сабан батыры катнашында Сабантуе байрагы күтәрелә. Милли бәйрәмебез матур биюләр һәм җырлар белән, күңелле уеннар белән үрелеп барылды. Бәйрәмдә катнашкан һәрбер кунак бу көнне күңелле ял итеп, бүләкләр белән таралды.