"Гасырлар уза, Пушкин кала"

         Россиядә Пушкин көне әдәбиятта гына түгел, бөек рус шагыйрен яраткан һәр кеше өчен дә истәлекле көн. Пушкин әсәрләре безгә балачактан ук килә һәм гомер буе кала. Шагыйрьнең әсәрләрен белмәгән һәм яратмаган кеше Россиядә юктыр. Аның әсәрләре төрле яшьтәге кешеләрне берләштерә.

         Ел саен июнь аенда без шагыйрь А.С.Пушкинны искә алу кичәләре уздырабыз.  Быел да без бу датаны матур итеп билгеләп үттек. 4 июнь көнне уздырылган белемлеләр турнирын без, “Тылсымлы Пушкин дөньясы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырудан башлап җибәрдек. Китап күргәзмәсендә урын алган китапларда шагыйрьнең тормышы һәм иҗатына багышланган материаллар тупланган.

         Турнир барышында шагыйрьнең тормышы турында да, иҗаты турында да сораулар бирелде. Пушкинның әкиятләренә сәяхәт ясап, алар буенча әңгәмә кордык.