"Планетаның язмышы безнең кулларда"

Әйләнә - тирә мохитне саклау көне уңаеннан, китапханәдә экологик уен уздырылды. Чарада катнашучылар китапханәче тарафыннан бәйрәмнең барлыкка килү тарихы һәм аның традицияләре турында лекция тыңлап, экологиянең нәрсә икәнен, табигатьне һәм аның ресурсларын ни өчен һәм ничек сакларга кирәклеген, һәм кешенең әйләнә – тирә мохиткә нинди йогынты ясавы турында әңгәмә кордылар. Экологик уенда табигать, әйләнә – тирә мохит турында сораулар бирелеп, укучыларның экологик белемнәре тикшерелде. Шулай ук, уен барышында алар тере табигать турында сорауларга җавап биреп, табигать турында табышмаклар һәм мәкальләрне искә төшереп, ребус чиштеләр.

         Уен ахырында “Гаҗәеп дөнья” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырылды. Күргәзмәдә экология һәм планетабызны һәлакәтләрдән сакларга ярдәм итүче кагыйдәләр турында китаплар тәкъдим ителде.