“Читаем Астафьева – открываем Россию”

          2024 елда Россиянең бөек язучысы, драматург һәм сценарист Виктор Петрович Астафьевның тууына 100 ел тулу билгеләп үтелә. Шуңа бәйле рәвештә, 24 майда китапханәдә Виктор Петрович Астафьевның юбилеена багышланган әдәби досье үткәрелде. Китапханәче Социалистик Хезмәт Герое, Россия Язучылар берлеге әгъзасы һәм тере рус теле остасы булган бу күренекле язучының тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Чара барышында Астафьев әсәрләрендә тудырылган хисләр, образлар һәм характерларның бай дөньясы ачылды. Чарада катнашучылар Астафьевның “Васюткино озеро” әсәрен укып, аның турында үз фикерләрен белдерделәр.       “Живое слово Астафьева” дип исемләнгән китап күргәзмәсе аша, китапханәче язучының башка әсәрләре турында кыскача мәгълүмат бирде. Астафьев китаплары белән танышканда, укучылар аларның рус табигатенә һәм хезмәт сөюче кешеләргә багышланганнарын белделәр. Аның барлык китаплары гаделлекне, тирә-юньдәге матурлыкны, игелекне һәм табигатькә сакчыл мөнәсәбәтне өйрәтә.