“Гасырлар аша яктылык ташучылар”

Яңа Кенәр авыл китапханәсе 8 сыйныф укучыларын “Гасырлар аша яктылык ташучылар” дип исемләнгән квест – уенга чакырды. Чара рус Славян язуы көненә багышланган иде. Китапханәче мәдәниятнең иң бөек хәзинәләре булган  борынгы язма һәйкәлләр, рус әлифбасының барлыкка килүенә сәбәпче булган  абыйлы - энеле Кирилл һәм Мефодийга турында сөйләде. Китапханәче хикәясеннән балалар Мәскәүдә Иван Грозный ярдәме белән ачылган беренче рус типографиясе һәм беренче рус басмачысы Иван Федоров турында белделәр. Аның беренче басма китабы “Апостол” рус телендә 1564 елда чыга. Укучылар шулай ук илебезнең һәм чит илләрнең күп кенә шәһәрләрендә китапка һәйкәлләр куелуын белделәр. Бу басма китапның беркайчан да үлмәячәген аңлата. Ахырда укучылар мавыктыргыч викторинада катнаштылар.