“Журналлар дөньясын ачабыз”

         19 май вакытлы матубгат  көне буларак билгеләп үтелә. Компьютер заманында кәгазь газета – журнал укып утыруны кайбер кеше күз алдына да китерә алмый торгандыр. Әмма ни генә булмасын  вакытлы матбугат үзенең популярлыгын югалтмый. Безнең китапханә тугыз төрдә газет һәм егерме төрдә журнал килә.

         Китапханәдә югары сыйныф укучылары белән, “Журналлар дөньясын ачабыз” дип исемләнгән белешмәлек сәгате уздырылды. Укучыларга китапханәгә килгән журналлар турында мәгьлүмат бирелде. Ни өчен кайбер  журналлар хөкүмәтнеке, ә кайберләре шәхси кешенеке булып торалар, газет  белән журнал ничек аерылалар – болар турында без кичә барышында фикер алыштык.  Кичәнең икенче өлеше уен – квест форматында уздырдык. Укучыларга журналдан кирәкле мәгълүмат табу һәм мәкалә язу кебек биремнәр бирелде.