“Китапханә – серле мәгарә”

          Без – китаплы халык. Татар халкы  гыйлемле булган, борын-борыннан китап укыган. Бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән кулъязма китаплар шул хакта сөйли.  Без күп гасырлар дәвамында дөньяви һәм дини гыйлемне фәкать китап аша алганбыз. Иман нурын да, дөнья цивилизациясенең казанышларын да, халкыбызның гыйбрәтле тарихын да, рух ныклыгын да безгә китап сеңдергән. Шуңа күрә дә без Китап Галиҗәнабләренә чиксез рәхмәтле.

         Китаплар кайсы гына өлкәгә карамасын, безне матурлыкны күрергә, яшәргә, тормышны аңларга өйрәтә; тәҗрибә тупларга, акыл эшчәнлеген үстерергә, һәм гомумән, шәхес буларак формалашырга булыша. Китап чын мәгънәсендә безнең якын дустыбыз.

         Без, китапханәдә һәрвакыт урта мәктәп укучылары белән очрашып,  китапханә дәресләре оештырабыз. Чираттагы китапханә дәресендә без, китапханәбезнең эшчәнлеге белән таныштырдык. Китапханәнең китап фонды белән таныштырып, ачык фондыннан үзләренә кирәкле китапны табарга өйрәнделәр.  Яңа кайткан китапларга күзәтү ясадык. Кызыклы урыннарын укып, анализладык.