“Кырык бишнең якты таңында, Кояш булып Җиңү балкыган”

         Быел илебез 79 тыныч язын каршы ала. Бу матур бәйрәмне Яңа Кенәр авыл халкы традиция буларак авыл уртасында балкып торган һәйкәл каршында каршы алдык. Бу көнне без, сугыш кырларында ятып калган ата – бабаларыбызны, сугыштан җиңү яулап кайтып бүгенге көндә безнең арада булмаган сугыш ветераннарын, сугышның бар авырлыгын үз җилкәләренә күтәргән тыл хезмәтчәннәрен һәм сугыш чоры балаларын тантаналы рәвештә искә алабыз.

           Тантаналы митингта авыл халкы, кайткан кунаклар, укучылар, укытучылар катнашты. Митинг барышында котлау сүзләре белән  Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Гайфуллин  Әгьзәм Әдеһәм улы, Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсәләләр буенча урынбасар Вафина Эльвира Шамил кызы, Яңа Кенәр әфганчылар оешмасы рәисе Салихҗанов Рашат чыгыш ясадылар. Чыгышлар мәктәп укучылары тарафыннан матур җырлар, театральләшкән өзекләр белән үрелеп барды.

          Кайтмый калган һәм бүген арабызда булмаган геройларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алып,  Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз хөрмәтенә төзелгән һәм сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан авылдашларыбыз өчен төзелгән һәйкәлләргә веноклар һәм чәчәкләр куелды.