"Сезнең батырлык мәңгелеккә хәтерләрдә калыр"

       Бөек Җиңүнең 79 еллыгын каршылап, без “Ветеранга кунакка” Бөтенроссия акциясендә катнаштык. Кызганычка каршы, безнең авылда сугыш ветераннары  инде калмады, әмма тыл ветераннарының берничәсе генә булса да әле яши. Аларга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановтан һәм Арча муниципаль районы башлыгы Нуриев Илшат Габделфәрт улыннан котлау открыткалары, бүләкләр тапшырып, без тылда фидакарь хезмәт куйган әби-апаларыбыз белән очрашып аларның хәлләрен белдек.