"Сугыш юлын узган якташларыбыз"

       Бөек Ватан сугышы һәм аның батырлары турында без һәрдаим искә алып торабыз. Чөнки бу сугыш илебез тарихында  үзенең кара табын калдырган, коточкыч вәхшилек үрнәге. Бу сугышта көрәш сугыш кырында гына түгел, ә бәлки тылда да бик каты булган. Җиңү көне якынлашып килгән көннәрдә без кабат шулвакытларга сәяхәт кылып батырлык дәресе үткәрдек. Тылдагы тормыш, партизаннар отрядлары турында кабат искә алып, яшүсмерләргә мәгълүмат бирелде.

         Күптән түгел генә китапханәгә София Хамидуллинаның “И помнит мир спасенный..” дип исемләнгән китабы кайтты. Китапта сугыш чоры балаларының истәлекләре, хатлары, кичерешләре бирелгән. Укучылар белән китапның эчтәлеге белән якыннан танышып чыгып, китап буенча фикер алыштык. “Боевые подруги” клубы турында да мәгълүмат бирелде. Дәресенең ахырында  клубның эшчәнлеге турында видеоролик карап, әңгәмә кордык.