Язгы ташу

1 май көнне уздырылган “Язгы ташу” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе авылыбызның сәхнә ветераннарына, сәхнә ветераннарыннан бәйрәм котлавы булды. Бәйрәм кичәсендә К.Тинчуринның “Зәңгәр шәле”нән, Г.Камалның “Беренче театры”ннан, Т.Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” спектакльләреннән өзекләр, сәхнә йолдызларыбызның матур җырлары, дәртле биюләре куелды. Шулай ук, Россиядә узып баручы Гаилә елы кысаларында гаилә темасын яктырткан скетчлар сәхнәләштерелде.