“Тукай,Тукай… Кырлай урманнары саклый синең сабый эзеңне”

         Апрель ае җитүгә татар халкы үзенең бөек шагыйре Габдулла Тукай рухы белән яши башлый. Бу айда шагыйрь иҗатына багышланган бик күп чаралар уздырыла. 25 апрель көнне уздырылган интерактив кичә Габдулла Тукай иҗатына багышланды. Кичә барышында Тукай иҗаты буенча укучылар белән әңгәмә кордык. Һәр татар кешесе Г.Тукайның  иҗаты белән кечкенәдән таныш, шуңа күрә һәр елны без аның үлемсез әсәрләрен искә төшереп, анализладык.

         Китапханәгә яңа гына кайткан “Габулла Тукай мәҗмугаи асәре” китабы белән дә кичә барышында таныштырдык. Китап 1914 елда нәшер ителгән “Габдулла Тукай мәҗмугаи асәре”нең кирилицадагы беренче басмасы, бу китап белән танышу китап укучыларыбыз өчен бик файдалы булды.

         Кичәнең икенче өлешендә “Тукай әкиятләре” дип исемләнгән викторина уздырылды.

         “Милләтемнең кояшы син – Тукай” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырып, фикер алыштык.