“Һәр җәүһәрдә халкым тарихы”

 

         Һәр милләтнең үзенә генә хас традицияләре, үзенчәлекле милли киемнәре һәм ашлары була. Безнең татар халкы да элек – электән матурлыкка омтылып яшәгән. Бу аның милли киемнәрендә дә чагылыш тапкан. Милли орнаментлар буенча уздырылган белешмәлек сәгатендә без укучылар белән милли киемнәрдәге бизәкләрнең нәрсә аңалатканын, алар нинди очракларда куелганын сөйләшеп, әңгәмә кордык. Һәр бизәкнең үз тарихы бар, болар турында укучыларга мәгълүмат бирелде. Чара ахырында “Һәр җәүһәрдә халкым тарихы” дип исемләнгән квест – уен уйнадык. Уен аркылы укучылар милләтебезнең данлы үткәне турында мәгълүмат алдылар.