“Идущие по тропе науки”

        2024 елда Татарстан Республикасында фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителде. Шул уңайдан без, фәнни лаборотория җитәкчесе булып эшләп, бүгенге көндә лаеклы ялда булган,  авылыбыз кияве Нагимов Илкам Халитович һәм баш метролог - "Теплоконтроль"АҖ Казан приборлар төзү предприятиесенең метрология һәм сыйфат контроле бүлеге начальнигы Нигаматзянов Томас Тимерханович белән очрашу уздырдык.

         Очрашуны  китапханәчеләр, Россия фәне тарихы, аның безнең тормышта кирәклеге, Россия һәм Татарстан галимнәре турында кыскача мәгълүмат бирүдән башладылар. Китапханә кунаклары үзләре белән таныштырудан башлап, яшүсмер вакытта ниләр белән шөгыльләнүләре, фән өлкәсенә ничек килеп керүләре турында мәгълумат бирделәр. Кунаклар пенсия яшендә булуларына карамастан, бүгенге көндә фән белән шөгыльләнүләре турында сөйләделәр. Томас әфәнде фән белән генә шөгыльләнеп калмыйча, үзенең шигырьләр язуы турында да сөйләде. Фән белән шигъриятның үзара бәйләнешен дә исбатлап күрсәтте.