Гаилә белән укыйбыз.

Ел саен апрель ахырында Россия күләмендә “Китапханә төне” акциясе уздырыла. Быел бу акция Россиядщ барган гаилә елы кысаларында, “Гаилә белән укыйбыз” темасында уздырылды. Без китапханә төнен үзенчәлекле итеп, китап укучы гаиләдә уздырдык. Язучы Рафаил Төхфәтуллин туган нигездә бүгенгесе көндә Нуриевлар гаиләсе яши. Нуриева Миләүшә апай китапханәбезнең актив китап укучысы. Акциядә Миләүшә апайның кызы белән кияве һәм оныклары да катнашты. Рафаил Төхфәтуллинның әсәрләрен укып, анализладык һәм фикер алыштык. Быел язучының 100 еллыгы билгеләп үтелде. Бу турыда да искә алынды бу кичтә.