Твой выбор.

           Балигъ булмаганнарны деструктив эшчәнлеккә, шул исәптән экстремистик эшчәнлеккә, законсыз массакүләм акцияләргә җәлеп итү омтылышларын нейтральләштерү, яшүсмерләр тирәлегенә мәгълүмат керүгә каршы тору максатыннан, безнең китапханәдә “Твой выбор” профилактик әңгәмә үткәрелде. Чара барышында укучылар балигъ булмаганнарның җинаять җаваплылыгы турында белделәр. Үз әңгәмәсендә китапханәче урлау, талау, акча талап алу, тән җәрәхәтләре китерү кебек җинаятьләр турында мәгълүмат бирелде. Яшүсмерләргә җинаять җаваплылыгы нинди яшьтән башлана һәм җинаятьләр өчен нинди җәзалар кулланыла икәне аңлатылды. Китапханәче аларның хокуклары һәм бурычлары турында сөйләде, шулай ук укучылар белән теге яки бу ситуациядә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында ачык мисалларга анализ ясалды.