“Китаплы гаилә – гыйлемле гаилә”

           Россия Президенты Владимир Путин 2024 елны илдә Гаилә елы дип игълан итте. Мондый карарны ул традицион гаилә кыйммәт­ләрен саклау һәм яклау максатында кабул итте. Гаилә елы кысаларында “Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы” муниципаль бюджет учреждениесы “Китаплы гаилә – гыйлемле гаилә” дип исемләнгән иҗади бәйге игълан итте. Бәйгенең чираттагы  туры 12 апрель көнне,  бездә Яңа Кенәр авылында уздырылды. Бәйгедә сигез авыл китапханәсе әзерләгән гаиләләр катнашты.

         Иҗади бәйге дүрт номинациядә барды. Беренче номинациядә гаиләләр үзләре белән мавыктыргыч итеп таныштырдылар. Һәр гаилә иҗади яктан үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Безнең китапханә данын яклаган Әхмәтҗановлар гаиләсе үзләренең гаилә тарихы буенча бик матур видеоролик тәкъдим иттеләр. Икенче номинациядә гаиләләр сәнгать, мәдәният өлкәсендә үзләрен сынадылар. Бик матур, күңелле чыгышлар тәкъдим иттеләр. Безнең Әхмәтҗановлар гаиләсе  Әлмәт татар драма театры артисткасы, “Тантана проекты” авторы, шагыйрә Резеда Хәйретдинованың “Киңәш кирәк” комедиясеннән өзек күрсәттеләр. Спектакль “Гаилә елына” багышлап язылып, театрның режиссеры Динар Хөснетдинов тарафыннан сәхнәләштерелә. Өченче номинациядә әдәби яктан көч сынаштылар, үзләре яратып укыган китапка яки газет – журналга реклама ясадылар. Бу номинациядә безнең гаилә бөтен гомерен татар халкының бәхете һәм иреге өчен көрәшкә багышлаган олы шәхес Гаяз Исхакыйның “Остазбикә” әсәрен рекламалап, әсәр буенча буктрейллер тәкъдим иттеләр. Дүртенче номинациядә хөкемдарлар тарафыннан бирелгән сорауларга җавап бирде гаиләләр. Бу номинациядә дә алар бар осталыкларын күрсәттеләр.