Каталог – компас в книжном мире.

            Безнең китапханәдә китапханә дәресләре ай саен даими рәвештә уздырылып тора. Ел башыннан төзеп куелган план нигезендә үткәрелә. Чираттагы китапханә дәресе каталогларга багышланды. Укучыларны якыннанрак каталоглар белән таныштырдык. Системалы каталог һәм алфавитлы каталогның бер – берсеннән нәрсә белән аерылганын аңлаттык. Һәм ни өчен шундый исемдә йөрүләрен дә аңлаттык. Китапханә дәресенең максаты каталоглардагы карточкаларның ни өчен урнаштырылуы, аларның урнашу тәртипләре белән якыннанрак таныштыру иде.

         Мондый дәресләр укучылар өчен бик файдалы. Чөнки алар үзләренең кызыксындырган сорауларга җавапны үзләре дә таба алалар. Икенче яктан караганда монда алган белемнәре, укып чыгып югары уку йортларында укыганда да зур ярдәмлек булып торалар.

         9 нче апрель көнне үткәрелгән китапханә дәресендә 10 сыйныф укучылары (18 укучы) катнашты.