“Сәламәтлек иленә бер адым”

          5 апрель көнне китапханәдә, югары сыйныф укучылары өчен сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга багышланган уен – сәяхәт уздырылды.

         Чара укучылар белән сәламәтлек, файдалы һәм зарарлы гадәтләр, көн тәртибен саклауның мөһимлеге турында сөйләшүдән башланды. Аннары укучылар сәламәтлек иленә мавыктыргыч сәяхәт ясап, кызыклы уеннарда, эстафеталарда, конкурсларда катнаштылар. Командалар биш станцияне уздылар.  Аларда спорт әзерлеге генә түгел, ә әдәби белемнәр дә кирәк булачак. “Акыл өчен зарядка” станциясендә аларга  фәнни сорауларга, “Переправа” станциясендә әдәбият һәм сәламәтлек турында берничә катлаулы сорауга җавап бирергә кирәк булды. “Әдәби пьедестал” станциясендә командалар танылган язучының нинди спорт төрендә иң зур уңышка ирешкәнен фаразларга тиеш булдылар.

         Чара барышында “Новое поколение выбирает здоровый образ жизни” күргәзмәсе һәм сәламәт яшәү рәвеше турында китапларга күзәтү әзерләнде.