“Яшьләр терриоториясе”

          Яшүсмерләр яратып укый торган “Ялкын” журналы быел үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтә. Яшүсмерләр өчен чыгарылса да бу журнал һәр төрле яшьтәге кешеләргә дә кызыклы. Очрашуның башында яшүсмерләр белән  “Ялкын” журналының тарихы турында сөйләштек. Журналның йөз яшькә җитүенең сәбәпләрен тикшереп, анализладык.  Яшүсмерләрне журналның рубрикалары белән таныштырып, ни өчен аларга шундый исем бирелгәне буенча әңгәмә кордык. Шулай ук журнал битләрендә чыгып килгән яшь язучыларның иҗаты белән дә танышып, аларга нәтиҗә ясадык.