Тәрбия баскычлары.

       Кеше үз гомерен бер елга кайгыртса, иген иксен, ун елга кайгыртса, агач утыртсын, йөз елга кайгыртса, кеше тәрбияләсен.

         Россиядә быел Гаилә елы буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан китапханәдә төрле темага чаралар уздырыла. “Тәрбия баскычлары” дип исемләнгән тәрбияви сәгатьтә без, укучылар белән гаиләдә бала тууга хәзерлек ничек булырга тиеш икәнлеге турында сөйләшеп,  Бөтендөнья татар конгрессының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Рәис кызы Идрисова чыгарган “Тәрбия баскычлары” хезмәте турында фикер алыштык. Бу хезмәтнең безнең китапханәдә өч бүлектән торган видеороликлары бар. Беренче бүлекне укучылар белән карап, әңгәмә кордык, фикер алыштык.

         Татар хатын-кызы дигәндә, һәркайсыбыз үзенең әнисен һәм әбисен уйлап куядыр. Безнең рухыбызга сеңгән тәрбия, милли үзаң, дөньяга караш, беренче нәүбәттә, әниләребездән күчә. Тормышка әни һәм әбиләребезнең бишек җырлары аша ялганабыз, аларның иркәләп эндәшүеннән телебезнең матурлыгын тоябыз. Әтиләр гаиләнең терәге булса, әниләр – йөрәге. Элек-электән үк балага милли үзаңны сеңдерү, телне, гореф-гадәтләрне өйрәтү хатын-кызның төп бурычы булып саналган. Димәк, алар алдында аеруча зур хак билгеләнгән. “Балачакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”, – дип язып калдырган күренекле галимебез Ризаэддин Фәхреддин.