Китап патшалыгына юл күрсәтүчеләр

         Бүгенге көндә замана кешеләрен бик күп китаплар уратып алган. Кайвакыт кирәкле мәгълүматны сайлаганда ориентлашу гына түгел, бу нечкәлекләрне аңлар өчен, бик зур белем кирәк. Шул уңайдан без китап укучыларыбыз өчен төрле темага китапханә дәресләре, библиография дәресләре уздырып киләбез. Китап муллыгын аңларга һәм төрле басмалар лабиринтында адашмаска өйрәтүгә юнәлдерелгән библиография көне 23 март көнне уздырылды.

         Укучылар “Китапханәнең белешмә аппараты белән танышу” дип исемләнгән консультацион әңгәмә барышында,  белешмә – библиографик фондның барлыкка килү тарихы турында мәгълүмат алдылар. Шулай ук укучылар  китап төзелеше турындагы риваятьне тыңлап, үз фикерләрен җиткерделәр.

         Библиография көненең икенче өлешендә “Мин – библиограф” дип исемләнгән мастер – класс уздырылды. Укучылар тәкъдим ителгән карточкалардан китапның структурасын белдерүче сүзләрне сайларга, “Тәрҗемә сүзлеге” буенча билгеләмәләр табарга, белешмәлекләр һәм энциклопедияләр буенча биремнәр эшләделәр.

         “Малые формы библиографии” күргәзмәсе кысаларында библиографик әсбаплар күрсәтелде.  Укучыларга  аларның нәфис әсәрләрне популярлаштыруга, язучылар һәм шагыйрьләр биографияләрен, фәнни белемнәрне популярлаштыруга ярдәм итүе, энциклопедик әдәбият һәм публицистика белән таныштыруы турында мәгълүмат бирелде.