“Милли рухыбыз җырчысы”

         Күренекле әдип - прозаик Әмирхан Еникинең тууына быел 115 ел тула. Әмирхан Еники - татар әдәбиятын күп төрле әдәби типлар, тормышчан образлар белән баеткан язучы. Аларда әдип заманы героеның катлаулы язмышын, каршылыклы характерларын күрсәтә.

         11 март көнне әдип иҗатына багшыланган хәтер кичәсе китапханәдә уздырылды. Чара барышында китапханәче тарафыннан укучыларга язучының тормышы, Еникинең тәрҗемәче, сатирик, тәнкыйтьче, публицист, Бөек Ватан сугышы темасына аерым игътибар биргән әдәбиятчы буларак осталыгы турында сөйләп, тормышының төрле чорларында иҗат ителгән әсәрләре белән таныштырып мәгълүмат бирелде. Хәтер кичәсе “Таулардай биек” видео-презентация  белән үрелеп барды. Язучының әсәрләре тәкъдим ителгән “Бөек проза остасы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырып, фикер алышу оештырылды.