“Хатын – кыз җирдә булган бөтен ямьнең үзәге”

        Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан без, “Хатын – кыз җирдә булган бөтен ямьнең үзәге” дигән исемдә музыкаль-шигъри кичә уздырдык.

         Китапханәче тарафыннан бу бәйрәмнең барлыкка килүе, төрле илләрдә бу датаны ничек кабул итәләр һәм бәйрәм итүләре турында мәгълүмат бирелде.

         Катнашучыларга күңелле конкурслар һәм викториналар тәкъдим ителде. Яз, шигърият һәм шатлык атмосферасында барган бу очрашуда кунакларга бик күп сюрпризлар булды. “Билгеле хатын-кызлар галереясы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелеп – бу күргәзмәгә  сәнгатьтә, космоста, тәхеттә һәм  фән өлкәсендә Россиянең танылган хатын-кызлары турында китаплар тәкъдим ителде.