Тормыш язган хикәяләр.

Җирдә шундый язмышлар була... кабатланмас, гыйбрәтле язмышлар. Тетрәндергеч язмышлар... Ирексездән шул язмыш иясенә карыйсың да, ничек күтәрә икән бу барсын да? дип гаҗизләнүдән үз җилкәң куырылып төшә... Булган язмышыңа, тормышыңа рәхмәт әйтеп, эчтән генә белер-белмәс догаңны укып куясың... Ә бит бу дөньяга адәм балалары барысы да бер төрле итеп киләләр, шулай булгач алар бертөрле итеп яшәргә дә тиештер бит инде... Юк шул, һәр кешенең язмышы үзенеке, үзенә генә аерым төрле була шул. Язмышы гына түгел ялгышлар да төрле – төрле була. Бер кешенең язмышы белән, бер кешенең ялгышы икенче бер кешенеке белән берничек тә кабатланмый.

5 март көнне без “Шәһри Казан. Язмыш.” газетасы хезмәткәрләре һәм “Табылдык кыз”, “Игезәкләр каргышы” китаплары авторлары белән очрашып, шундый катлаулы тормыш юлларында калган кешеләр турында сөйләштек.  Китап авторлары китапларның язылу тарихы турында  тулы мәгълүмат бирделәр. Китап укучыларыбыз арасында бу китап белән якыннан таныш булучылар, китаптагы вакыйгалар турында үз фикерләрен белдерделәр. Очрашуда “Язмыш” газетасын өйләренә яздырып укучылар да катнашты. Алар газета турында үз фикерләрен әйтеп, газета хезмәткәрләренә газетаны тагын да файдалы итеп чыгару буенча үзләренең тәкъдимнәрен җиткерделәр. Очрашу бик күңелле, матур, җылы атмосферада узды. Килгән кунаклар да, китап укучыларыбыз да бу очрашудан кәнәгать калдылар.