"Киләчәкне сайлыйбыз"

         Быел илебез зур вакыйгалар, сайлаулар эпохасына керде. Март аенда Россия Федерациясе президенты һәм сентябрь аенда Россия Федерациясендә төрле дәрәҗәдәге сайлау кампанияләре узачак.

         1 март көнне уздырылган түгәрәк өстәл артында без, яшүсмерләр белән шул сайлаулар турында сөйләштек.  Китапханәче укучыларга сайлау системасының барлыкка килү һәм үсеш тарихы, Россия Федерациясе гражданының хокуклары һәм бурычлары турында сөйләп, сайлау хокукының төп төшенчәләре белән таныштырды. Сайлаулар нәрсә ул һәм алар ничек уза, ни өчен сайлауларда катнашу һәр кешенең бурычы булып тора  – бу турыда әңгәмә корып, фикер алыштык.  Укучыларның алган белемнәрен ныгыту буенча сайлау хокукы буенча викторина уздырдык. Шулай ук укучыларга сайлауларга һәм аларның хәзерге Россиядәге роленә кагылышлы аларны борчыган сораулар буенча мәгълүмат бирелде.  Яшьләрдә ил тормышында катнашу буенча үз фикерләрен булдыру; үз илләренең тормышына йогынты ясау, илдә яшәүчеләрнең һәр тавышы мөһим булуын билгеләп үтү кебек төшенчәләрне сеңдерү безнең кичәбезнең төп максаты булып тора.

         Мондый чараларны үткәрү укучыларда бурыч, патриотизм, үз илләренең киләчәге өчен җаваплылык хисе формалаштыра.