“Крылатые крыловские слова”

          2024 елның 13 февралендә бөтен китап укучы Россия бөек рус мәсәл язучысы Иван Андреевич Крыловның тууына 255 еллыгын билгеләп үтте. 24 нче февраль көнне без язучының иҗаты буенча әдәби композиция уздырдык. Кичә барышында Крыловның биографиясе һәм иҗаты буенча мәгълүмат бирелде. Язучының әкиятләрен, мәсәлләрен һәм юмористик хикәяләрен искә төшереп, аларга анализ ясалды. Әдәби композициянең икенче өлешендә укучылар белән язучының иҗаты буенча виктоина уздырылды.

         Викторина мавыктыргыч формада узды: балалар  фрагментлар буенча әкиятләрнең исемен фаразладылар, рольләр буенча әкиятләр укып,  кроссворд чиштеләр. Сораштыру сорауларына тиз һәм күңелле җавап бирелде. Шулай ук укучыларга И.А. Крылов китаплары тәкъдим ителгән “Ларец с баснями” дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.