“Туган тел – милләтнең тере җаны”

           21 нче февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп  үтелә. Бу көнне без ел саен матур чаралар белән билгеләп үтәргә тырышабыз 21 февраль көнне китапханәдә  үсеп килүче яшь буында туган телебезгә карата мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияләүне, телебезнең сафлыгы, матурлыгы, аһәңлеге өчен армый-талмый көрәшүче шәхесләр үстерү максатыннан акыл – батл уздырдык. Китапханәче татар теленең дөнья телләре арасында тоткан урыны, татар халык авыз иҗаты турында сөйләп, милли гореф -гадәтләребезгә тукталды. Кичәдә укучылар белән  ике командага бүленеп, “Әйтеп бетер” дигән исем астында мәкальләр, сынамышлар әйтелеп, шаян сораулар, табышмаклар әйтешү буенча ярыш уздырдык.  

         Арча районыннан чыккан язучыларга, шагыйрьләргә багышланган “Нур калдырыйк җирдә, эз калдырыйк” дигән исемдә портретлар галереясы белән таныштырдык. “Халык язучысы” исемен йөрткән язучыларыбызның әсәрләренә анализ ясалды.