“Ты в памяти моей, Афганистан”

        Әфган. Илебез тарихының әрнүле, кайгылы бер бите. Күкләргә тиеп утырган таулар арасында үлем белән күзгә –күз очрашкан язмышлар. Меңләгән үлемнәр күргән, меңләгән алданган һәм җимерелгән хыяллар иле. Авыр булса да бу тарих битен хәтер саклыгы белән ел да ача торабыз. Чөнки онытырга һәм оныттырырга ярамый. 

         Совет солдатларын Әфган җиреннән чыгарган көнне безнең Яңа Кенәр авылында зурлап искә алалар. Быел без бу көнгә багышлап үсеп килүче яшь буын өчен патриотик – бәйрәм кичәсе  уздырдык. Бәйрәм кичәсе “Сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучылар” өчен төзелгән һәйкәлгә чәчәк куюдан һәм мәдәният йортының фойесында яшүсмерләр өчен шахмат, өлкәннәр өчен шашка ярышлары белән башланып китте. Шунда ук бәйрәмгә килгән “әфганчыларга” һәм тамашачыларга өчпочмак, кайнар чәй дә әзерләнде. Соңрак бәйрәм Кенәр җирлегенә кергән мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәчеләр һәм үзешчәннәр тарафыннан әзерләнгән бәйрәм концерты белән дәвам итте.