Иҗат көчен данлар алтын җитмәс

         Заман кануннарына, вәзгыять үзгәрешенә, власть алмашынуына карамый, мавыктыргыч иҗатлары белән еллар – дәверләр дәвамында һәрвакыт татар әдәбиятының йөзен билгеләп килә торган әдипләр бар. Шушы кодрәтле сафлар арасында Шәриф Камалның да лаеклы үз урыны бар. Шәриф Камал, үткен, актуаль, тирән эчтәлекле идеяләрен гүзәл сүз – гыйбәрәләр белән үреп, иҗтимагый фикергә, иҗат үсешенә нык тәэсир иткән язучы иде.

         Быелның февраль аенда әдипнең 140 еллыгы билгеләп үтелә. Шул уңайдан без, китапханәдә, әдәби – ассорти уздырдык. Укучыларга язучының тормыш юлы турында мәгълүмат биреп, әңгәмә корып аның катлаулы тормышын күз алдына китердек.

         Шәриф Камалның “Акчарлаклар” повесты һәм “Таң атканда” романы белән якыннан танышып, бу әсәрләргә анализ ясадык.