Туган җир җылысын тоеп...

Татар әдәбиятында үз эзен калдырган, Бөек Ватан сугышында корал тотып илебезне саклаган, истә калырлык үз геройлары белән танылган каләм иясе Рафаил Төхфәтуллинның тууына быел 100 ел тулды. Язучының юбилеена багышланган кичәләр январь аенда Арчада, Әлмәттә  уздырылды.

 9 нчы февраль көнне без “Туган як җылысын тоеп” дип исемләнгән әдәби – музыкаль уздырып, язучыны зурлап искә алдык. Кичәдә Рафаил Төхфәтуллинга бәйле булган авылдашлар, язучының әсәрләренең прототипларының балалары катнашты. Алар бик матур җылы сүзләр белән Рафаил Төхфәтуллинны искә алдылар. Ә иң кадерле һәм көтелгән кунак язучының улы Рөстәм әфәнденең кайтуы булды. Рөстәм әфәнде ашкынып, дулкынланып кайтты бу кичәгә. Әтисе турында, аның иҗаты турында тулы мәгълүмат бирде. Шулай ук, үзе дә бик күп кызыклы фактлар белән танышты. Әдәби кичә язучы турында матур истәлекләрне барлап һәм үзешчәннәребезнең матур чыгышлары белән үрелеп барды.