Достижения современный науки и технологии

            Россия фәне көне – бөек рус галимнәре һәм уйлап табучылары, фәннең зур мөмкинлекләре турында искә төшерә торган көн. Ломоносов, Сахаров, Павлов, Менделеев бу һәм фәнгә зур өлеш керткән галимнәрнең башка күп кенә фамилияләре бүген бөтен дөньяга таныш. Россия галимнәре фәнни җәмәгатьчелеккә күп өлкәләрдә, шул исәптән химия, биология, физика, медицина һәм генетикада ачышлар һәм эшләнмәләр ярдәмендә алга барырга ярдәм иткәннәр.

            Россия фәне көне уңаеннан китапханәдә китап укучылар конференциясе уздырылды. Китапханәче укучыларны фән һәм техника өлкәсендәге казанышлары турында китаплар белән таныштырып, яшь уйлап табучылар һәм аларның уйлап табулары турында презентация күрсәтте.

         Татарстанда быел фәнни казанышлар елы буларак билгеләп үтелә. Ел темасын яктырткан “Наука. Техника. Изобретения.” дигән темада эшләүче китап күргәзмәсенә күзәтү ясалып, китап күргәзмәсендә урын алган китаплардагы материаллар аша укучылар, Татарстан галимнәре турында мәгълүмат алдылар.

         Конференция ахырында китап укучылар белән “Хочу все знать” дип исемләнгән мини – викторина уздырылды.