"Бөек галимнәр-безнең якташларыбыз"

            Быел Татарстан Республикасында Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителде. Татар халкы лаеклы рәвештә үзенең олуг фикер ияләре, илаһият галимнәре һәм дин эшлеклеләре белән горурлана ала. Шул уңайдан, без татар галимнәре турында мәгълүмат бирү максатыннан “Бөек галимнәр – безнең якташларыбыз” дип исемләнгән белешмәлек сәгате уздырылды. Бу кичәдә без татар халкының күренекле мәгърифәтчесе, язучы һәм тарихчы Ризаэддин Фәхреддин турында сөйләштек. Галим гомерен балалар һәм үсеп килүче яшь буынны тәрбияләүгә багышлый. Аның хезмәтләрендә яңа туган сабыйдан алып, ата – ана бусагасын ташлап чыгып киткән балалар өчен материаллар урын алган. Ул хезмәтләрдә беренче урында әхлак тәрбиясе тора. Галимнең “Асар”, “Мәшһүр адәмнәр”, “Сәлимә, яки гыйффәт”, “Җәвамигуль – Кәлим” шәрехе дигән китаплары белән якыннан таныштырып, алар буенча фикер алыштык.