"Холокост корбаннары"

          Кешеләрне эзәрлекләү һәм күпләп юк итүнең бу куркыныч чоры, Холокост турында, без 23 январь көнне уздырылган белешмәлек сәгатендә сөйләштек. Белешмәлек сәгатендә без күпләп юк ителгән еврейлар турында һәм аларның балалары турында мәгълүмат биреп, әңгәмә кордык. Китапханәченең әңгәмәсе  Холокост корбаннары турында видеоязмалар белән, шулай ук , Э. Межелайтисның “Пепел”, Н.Коржавинның “Освенцимдагы балалар”, М. Җәлилнең “Варварлык” дигән  әсәрләренең тирән мәгънәле юллары белән озата барды.

         Холокост - яһүд халкының гына түгел, ә элеккеге Советлар Союзының һәм  Европаның башка халыкларының да фаҗигасе. Әйдәгез моны истә тотыйк һәм дөньяның нинди бәягә бу чумадан азат ителгәнен онытмыйк.