“Отец” Советской атомной бомбы”

           Татарстан Республикасы рәисе Р.Н.Минниханов  Татарстанда 2024 елны фәнни-технологик үсеш елы дип игълан итте. Шушы ел кысаларында без китап укучыларыбызга илебезнең бөек галимнәре турында мәгълүмат бирүне планлаштырдык. Шундый бөек шәхесләрнең берсе Совет физигы, совет атом бомбасының “атасы”, өч тапкыр Социалистик Хезмәт Герое булган Игорь Васильевич Курчатовның 12 январьда туган көне. Бөек галим истәлегенә 23 январь көнне китапханәдә дискуссия сәгате уздырылды.         

         Дискуссия сәгате «И. В. Курчатов – титан атомного века» дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән танышудан башланып китте. Бу күргәзмәдә урын алган - П. Т. Асташенкова «Подвиг академика Курчатова», М.В. Ковальчук «Курчатовцы для страны и мира»,  «#Наука_Великой Победы», «Разглашению не подлежит» һәм башка материаллар укучыларны галимнең эшчәнлеге белән таныштырдык. “Создатель советской атомной бомбы Игорь Курчатов” дип исемләнгән видероликны караганнан соң укучылар белән фикер алышу оештырылды.  Шулай ук, дискуссия сәгатендә укучылар белән атом – төш коралы, аның барлыкка килү тарихы, совет галимнәре нинди каршылыклар аша узганы турында да фикер алышып, әңгамә кордык.