“Дорогу жизни вечно будем помнить”

          2024 елда Ленинград блокадасы өзелгәнгә 80 ел тула. Бу истәлекле дата илебездә зурлап искә алыныр дип көтелә. Без бу датага багышлап китапханәдә хәтер көне уздырдык.  Очрашуда китапханәче укучыларга  блокада шәһәрендә яшәүчеләрнең авыр сынаулары ачлык һәм салкын, заводларда ир-атлар белән беррәттән эшләгән балалар һәм хатын-кызлар, совет солдатлары тарафыннан Ленинградны саклау турында мәгълүмат бирде. Нәрсә ул “блокада ипие”, ни өчен ул шулай дип аталган, ипинең составы нәрсәләрдән торган  - болар турында без “Блокадный хлеб” дип аталган видеоны караганнан соң фикер алыштык. Укучылар игътибарына «Непокоренный Ленинград» дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Бу күргәзмә аша укучылар Ленинград халкының батырлыгы һәм ныклыгы, Ладога күле аша төзелгән  «тормыш юлы»  турында язылган А.Чаковскийның «Блокада», В. Ардаматскийның «Ленинград кышы», Д. Гранин, О. Берггольц әсәрләре белән таныштылар.