“Шагыйрь язмышы - аның ут астында язган хатларында”

            Фатих Кәрим күренекле татар шагыйре, язучы, әдәбият эшлеклесе, йөзләгән шигырьләр, поэмалар, повестьлар, драмалар, дистәләгән публицистик һәм әдәби-тәнкыйди мәкаләләр авторы. Аның иҗаты турында күп кенә мәкаләләр һәм басмалар басыла. Шагыйрьнең тууына 115 ел тулу уңаеннан китапханәдә “Фатих Кәрим - мәхәббәт һәм җиңү җырчысы” дтп исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмәдә аның әсәрләре тәкъдим ителде, ул укучыларны шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Шулай ук, “Шагыйрь  язмышы -  аның ут астында язган хатларында” дип исемләнгән шигъри беседка уздырылды.  Чара үсеп килүче буында туган телгә сакчыл мөнәсәбәт, китап укуга мәхәббәт тәрбияләү, балаларны Фатих Кәрим иҗаты белән таныштыру һәм иҗади сәләтләрне үстерү, намуслылык, игелек һәм ярдәмчелек кебек сыйфатларны формалаштыру өчен уздырылды.