Яңа еллар килсен бәхет алып.

         Яңа ел сәгате! Ул безне чиксез киләчәк белән тоташтыручы бер мизгел. Бер уйласаң, Иске ел киченнән Яңа ел таңына бер адым. Һәм менә шул бер адымда – әйтеп бетергесез өметләр белән тулы киләчәк.

         “Яңа елны ничек каршы аласың елың шулай узар” - дигән халык әйтеме бар. Безнең авылда Яңа елны бик матур, күңелле итеп каршы алу традициясе бар. Чөнки безнең авылда 31 нче декабрь кичендә халык телевизор каршында утырмый, ә мәдәният йортына ашыга. Чөнки бу көнне бездә ел саен Яңа елны каршы алу кичәсе уза. Быел да ул бик күңелле һәм матур узды. Бәйрәм киче төрле маҗаралар белән үрелеп барылды. Елдагыча Убырлылар  Кыш бабайның капчыгын урлап, аны юлдан яздырып, бәйрәмне бозмакчы булдылар. Әмма аларның бу планнары быел да барып чыкмады. Кар кызы белән Тылсымчы Кыш бабайны аларның мәкерле тозагыннан аралап алдылар. Бәйрәмгә кайткан үзешчәннәребез һәм авылда яшәгән үзешчәннәр үзләренең матур җырлары белән бәйрәм тамашасын тагын да матурладылар. Бәйрәм киченнән бар да канәгать булып таралды.