Әфганистан – йөрәк әрнүе.

         Әфган. Илебез тарихының әрнүле, кайгылы бер бите. Күкләргә тиеп утырган таулар арасында үлем белән күзгә –күз очрашкан язмышлар. Меңләгән үлемнәр күргән, меңләгән алданган һәм җимерелгән хыяллар иле. Авыр булса да бу тарих битен хәтер саклыгы белән ел да ача торабыз. Чөнки онытырга һәм оныттырырга ярамый.

         26 нчы декабрь көнне без бер төркем “әфганчылар”, аларның хатыннары һәм урта мәктәп укучылары белән шушы көнне искә алу кичәсе уздырдык. Яңа Кенәр авыл җирлегенә кергән барлык “әфганчыларны” бер йодрыкка туплап яшәгән авылдашыбыз Салихҗанов Рашат бу кичәне башлап җибәрде. Шулай ук,  кичәдә катнашкан кунаклар чыгыш ясап, һәйкәлгә чәчәкләр куелды һәм Әфганистан, Чечня, Украинада барган сугышларда һәлак булган якташларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдык.