“Ориентация в информационном пространстве библиотеки”

        Мәгълүмати функция китапханә эшендә төп функцияләрнең берсе, ул мәгълүмат җыю, эзләү, саклау һәм эшкәртүне, яңа документлар төзүне, нәшрият эшчәнлеген, укучыларны агымдагы вакыйгалар турында мәгълүмат бирүне үз эченә ала.

         Китапханәнең мәгълүмати тирәлегендә югалып калмас өчен без укучылар белән һәрдаим китапханә дәресләре уздырабыз. Бу дәресләрдә без китапханәнең белешмә – библиографик фонды, китап фонды, гомүмән китапханә эшчәнлегендәге яңалыклар белән таныштырабыз. Чираттагы китапхнә дәресендә без укучылар белән библиоринг уздырдык. Ринг вакытында белешмә фонд турында, бу фондка кайткан яңа китаплар белән, ул китапларны каталогларга урнаштыру тәртибе турында сөйләштек.