Мин һәм минем илемнең Конституциясе

        Россия Конституциясе көненә багышлап китапханәдә интеллектуаль уен уздырылды. Иң беренче чиратта чарада катнашучыларга  документны кабул итү тарихы, РФ Конституциясе гарантияләгән гражданнарның төп хокуклары һәм бурычлары турында мәгълүмат бирелеп, әңгәмә кордык. Дәүләтнең төп Законын белү һәм грамоталы куллану цивилизацияле тормыш нормасы, аның сыйфатын арттыру өчен иң мөһим шарт икәнлеге турында аңнарына сеңдерелде. 

Соңрак укучылар  “Мин һәм минем илемнең Конституциясе” дигән интеллектуаль уенда катнаштылар. Алынган мәгълүматны ныгыту өчен китапханәчеләр балаларга яраткан әдәби геройлары мисалында хокукый викторина тәкъдим иттеләр. Укучылар  “Рөхсәт ителә – тыела”, “Логик чылбырлар”, “Кем тизрәк, төсле табышмаклардан Россия гербы һәм флагы рәсемен җыеп, кросворд  чиштеләр.