Коррупция өстеннән суд

Коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан китапхандә очрашу уздырылды.  Профилактик уен тибында уздырылган бу кичәдә югары сыйныф укучылары катнашты.

Чара барышында укучылар бу календарь датаның тарихы, барлык илләргә һәм төбәкләргә кагыла торган бу катлаулы күренеш һәм коррупциянең дәүләт төзелешен какшатуы һәм теләсә кайсы илнең, хәтта иң алга киткән илнең дә, икътисади үсешен туктатуы турында белделәр. Шулай ук китапханәче «Коррупциягә каршы тору турында» Россия Федерациясе Федераль законының кайбер статьяларын укыды, аның буенча фикер алыштылар.

Очрашуның икенче бүлегендә укучылар белән рольләргә бүленеп “Коррупция өстеннән суд” дип исемләнгән профилактик уен уйналды. Бу көнне “Ришвәтче”, “Коррупционер” сүзләренең мәгънәсен аңлатып, фикер алышу да уздырылды.