Безнең заман геройлары

         Якташыбыз Монасыйпов Марсель Илдус улы махсус хәрби операциядә катнаша. Бүгенге көндә Марсель кыска вакытлы ялда. Ялының беренче көнендә үк Марсель безнең авыл волонтерларына чиксез рәхмәтләрен җиткерер өчен килгән. Шулай ук, яралы иптәшенең әнисенең хәлен белергә дип суык көнгә карамый ерак юллар узган ул. Безнең китапханәгә дә кереп үзенең хис- кичерешләре белән уртаклашты. Бу егетләр күп сөйләшмиләр, әмма аларның күзләрендә туган җиргә мәхәббәт, тугрылык бөркелә. Курку белмәс, батыр егетләр үстергән ата - аналарга чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез. Бу егетләр безнең заман геройлары. Исән - имин булсыннар берүк.